tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлетамак шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан бәйрәм оештырылды
Стәрлетамак шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан бәйрәм оештырылды

Стәрлетамак шәһәрендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан бәйрәм оештырылды

26 апрель көнне Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт дәүләт университеты филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы тарафыннан Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан бәйрәм оештырылды.  Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин дә катнашты, рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук, Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә дә “Тукай бәйрәме” дип аталган җырлы-моңлы күркәм чара узды.

Милләттәшләребезнең Габдулла Тукайның бай мирасын саклауга, аны яшь буынга тапшыру буенча күркәм эшләре өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*