tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татарлары узып баручы елга нәтиҗәләр ясады
Сургут татарлары узып баручы елга нәтиҗәләр ясады

Сургут татарлары узып баручы елга нәтиҗәләр ясады

Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мохтариятында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Сургут бүлекчәсе 2019 елгы эшләренә хисап ясады. Чарага мохтарият әгъзалары, “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлеге уңганнары, татар Якшәмбе мәктәбе мөгаллимәләре килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Сургут бүлекчәсенең ел нәтиҗәләренә, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә багышланган чараны озак еллар буе Сургут шәһәре татар милли – мәдәни мохтарияты урынбасары, сәнгать җитәкчесе, шул ук вакытта бүлекчәне җитәкләгән Нурия Әхәт кызы Җиһаншина башлап җибәрде. Чыгышының кереш өлешендә үк “Ак калфак”лыларны якынлашып килүче 2020 ел бәйрәме белән котлады һәм ел буена мохтарият кысаларында, шәһәркүләм оештырылган чараларда активлык күрсәтүче ханымнарга рәхмәтен белдерде. 2019 елда актив, матур эшләр күрсәткән, халык белән эшләгән, үсеп килүче яшь буынга,башка милләт халкына милләтебезнең, халкыбызның гореф -гадәтләрен бик күп еллар чит төбәктә алга сөргән “Ак калфак”лыларга Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Ульбеков Рафаиль Алиевичның рәхмәт хатларын тапшырды.

Яңа ел бәйрәме җырсыз-моңсыз,кичке уенсыз булса килгән кунакларның күңелләре китек булыр иде. Бәйрәмгә аларда бик яхшы әзерлек, табын тутырып күчтәнәчләр алып килгәннәр.Берсе халкыбызның күпереп пешкән коймагын алып килсә, берсе өчпочмак пешергән, бәлеш һәм башка төр камыр ризыклары,тәм -томнар дисеңме.Саный китсәң…

Ә уеннар, ихлас матур теләкләрнең иге чиге юк. Әле бит гармун тавышына кушылып халкыбызның моңлы җырларында искә алдык. Бер бәйрәмнәндә читтә калмый йөргән гармунчылар, Марсель Гайнетдинов, Фәнил Габдрахмановларга аерым тукталып зур рәхмәт әйтәсе килә. Аларда бит үз эш-мәшәкатьләрен ташлап өлкән апаларыбызны Яңа ел бәйрәме белән котларга килгәннәр. Өлкән буынннарга кайсы җырны җырлыйк микән дип торасы юк, алар үзләре бер -бер артлы,бер – берсенә кушылып бертавыштан җырладылар. Әйтерсең алдан ук сөйләшеп куйганнар! Яшел чыршы янында үткән Яңа ел бәйрәме күңелләрдә бик озак сакланып калыр! Бәйрәм кичәсен оештыручы Нурия ханым, Гөлсинә ханымнарга, тәмле коймак остасы Нурания Шәймардановаларга, йөгергәләп чәй ясап торучы Алсу һәм Алинәләргә ихлас күңелдән зур рәхмәт әйтәсе килә. “Ак калфак” эшчәнлегеннән тыш алар татар мохтарияты каршында да бик күп эшләр башкаралар.Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте. Киләчәктә дә бердәм булыйк кызлар!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*