tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта «ХМАО-Югра Татар кызы 2023» региональ бәйгесе узды
Сургутта «ХМАО-Югра Татар кызы 2023» региональ бәйгесе узды

Сургутта «ХМАО-Югра Татар кызы 2023» региональ бәйгесе узды

Узган ялларда 2023 елның 25 мартта Сургутта «ХМАО-Югра Татар кызы 2023» региональ бәйгесе узды.

Залда буш урыннар юк иде: ул әлеге якты тамаша белән ләззәтләнергә теләүчеләрне көчкә сыйдыра алды.
Кем соң ул чын татар кызы? Мөгаен, күпләр, татар кызы матурлык һәм зифалык, иҗат, зирәклек һәм йорт учагын саклаучы кыз, дип җавап бирерләр.
Сургут,Когалым, Нефтеюганск, Түбән Варта, Лянтор, Пойковск шәһәрләреннән нәкъ менә шундый 11 гүзәл зат вәкилләре катнашты.

Конкурс берничә этапта уздырылды:
Беренче этап – аш-су осталыгы буенча булды. Кызлап татарча токкмач кисеп күрсәттеләр. Ул 19 мартта “Түбәтәй” ресторанында узды.
Бәйгенең икенче этабы онлайн булды. Кызлар татар телендәге сорауларга җавап бирделәр, сүзләрне тәрҗемә иттеләр һәм шул рәвешле татар телен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Конкурс финалы дефиле белән башланды. Анда конкурсантлар тамашачылар алдында “Риана” салоныннан матур күлмәкләр киеп чыгыш ясады. Бәйгенең икенче этабы – визит карточкасы булды. Анда катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, үз хыяллары һәм киләчәккә максатлары белән уртаклаштылар. Конкурс иҗат номерлары белән үрелеп барды.
Анда һәр кыз үз сәләтләрен күрсәтә алды.
Мондый матурлык һәм сәләтлеләр арасыннан җиңүчене сайлау бик кыен иде. Әмма моның бәйге икәнен онытмыйк. «ХМАО-ЮГРА ТАТАР КЫЗЫ 2023» титулына Нефтеюганск шәһәреннән Динә Рәхимова лаек булды.
1 нче дәрәҗә дипломга Әхмәтханова Алия (Пойковский штп.),
2 нче дәрәҗә дипломга Мөхәммәтҗанова Эльвина, (Сургут шәһ.)
3 нче дәрәҗә дипломга Локманова Эльвира (Сургут шәһ.) лаек булдылар.
Моннан тыш, һәр катнашучы номинацияләрдә билгеләп үтелде.Һәрбер катнашучы партнерлардан һәм конкурсны оештыручылардан бүләкләр алып, үзләрен бу язгы көндә иң матур, грациоз һәм сәләтле итеп танытты. “Мирас” хатын-кызлар клубы барлык кызларга үз куллары белән эшләнелгән калфак, җиңүчегә калфак һәм чигүле алъяпкыч бүләк иттеләр. Башка спонсорлардан да бүләкләрикүп булды.
Бөтендөнья татар конгрессына бәйгене үткәрүдә ярдәм иткән өчен иң зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Конкурсны татар эстрадасы артисты Илвира Хамматованың матур чыгышлары белән бизәкләде. Аңа тамашачылар гына түгел, конкурсантлар да сокланды.
Конкурсны әзерләүгә һәм уздыруга күп вакыт һәм көч куйган кешеләргә – аның төп оештыручыларына, рәис, урынбасарына, гамәлгә куючыларга һәм активистларга рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Региональ иҗтимагый милли-мәдәни берләшмә
«Ханты – Манси автономияле округы – Югра татар яшьләре берлеге”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*