tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе
«Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе

«Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе

2023 елның 1 апреленннән 18 маена кадәр Бөтендөнья татар конгрессы (алга таба – Конгресс) тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән дастаннар елына багышланган «Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе (алга таба – Бәйге) уздырыла.

Бәйгенең төп максатлары: укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, мәгарифтә компетентлы якын килү принципларын тормышка ашыру, дәресләрне оештыру һәм үткәрүнең инновацион методикаларын булдыруда педагогларның активлыгын стимуллаштыру.

Бәйгедә укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша ала. Катнашу бушлай. Җиңүчеләр һәм лауреатлар Конгресс дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырыла.

Гаризалар һәм бәйге материалларына сылтамалар агымдагы елның 16 апреленә кадәр magarif.komitet@gmail.com электрон адресына кабул ителә.

Положение о Всероссийском конкурсе методических разработок интегрированного урока татарского языка

Оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән барлыгы 146 гариза кабул ителде.

Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Арча, Аксубай, Балтач, Мөслим, Сарман районнары, Казан шәһәре һәм Башкортстан, Чувашстан Республикалары, Пенза, Свердлау өлкәләре белем бирү оешмалары укытучылары һәм тәрбиячеләре актив катнашты.

Компетентлы жюри әгъзалары бәйгенең җиңүчеләрен билгеләде:

Зайнуллина Люция Гаптрауф кызы Зайнуллин Әмир

Мөнир улы

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы 1 урын
Хафизова Лилия Герасим кызы Ситдикова Эльвира Илдус кызы Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы 2 урын
Гыйләҗева Лилия Фатыйх кызы Сабирова Рузилә Масабих кызы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы 3 урын
Даутова Роза

Мугайяр кызы

Салихова Фәйрүзә

Рәфис кызы

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Лауреат
Гасимова Светлана Иргиз кызы Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Лауреат
Хидиятуллина Г.И. Гибаева Х.Ф. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Лауреат

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!

*Дипломнар һәм катнашучы сертификатлары электрон почта адресларына агымдагы елның 26 июнь көненә кадәр җибәреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*