tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар активлары “Россия – минем тарихым. Югра” тарихи паркында барган күргәзмә залында булды
Сургутта татар активлары “Россия – минем тарихым. Югра” тарихи паркында барган күргәзмә залында булды

Сургутта татар активлары “Россия – минем тарихым. Югра” тарихи паркында барган күргәзмә залында булды

Сургутта татар активлары ял көннәрен күңелле һәм бик файдалы итеп уздыра. Әллә озак яллар ялкыткан, юк, бер – берләрен сагынышканнар алар. Һәркайсы үз өстендәге җаваплылыкны тоеп, үз командасы белән бер – берсен күрергә ашыкты бүген.

Якшәмбе. Ял. Бүгенге иртәнге очрашу “Россия – минем тарихым. Югра” тарихи паркында барган Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуына багышланган күргәзмә залында булды. Очрашуга “Умка” балалар үзәгендә эшләп килүче Татар Якшәмбе мәктәбе укучылары, ата – аналары, Сургут татар яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Сәлахова, “Хәзинә” клубы җитәкчесе Эльмира Авзалова, “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Ильзия Кыямова һәм тагын бик күп татар дөньясына битараф булмаган активлар килгән иде. Тарих битләрен бергәләп актардылар алар бүген. Үткәнгә кайттылар…

Тарихи битләрдә, бердәмлек!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*