tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә туган якны өйрәнүче татарлар форумы оештырырга җыеналар
Свердловск өлкәсендә туган якны өйрәнүче татарлар форумы оештырырга җыеналар

Свердловск өлкәсендә туган якны өйрәнүче татарлар форумы оештырырга җыеналар

Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Уралда туган якны өйрәнүче татарлар: төп бурычлар, арадаш нәтиҗәләр, үсеш юнәлешләре һәм перспективалары» темасына багышланган түгәрәк өстәл булды. Анда җирле туган якны өйрәнүчеләр форумы үткәрү идеясен бертавыштан хупладылар.

Түгәрәк өстәлдә өлкә кунаклары, активистлар — туган якны өйрәнүчеләр, проект авторлары, барысы 15 кеше катнашты. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучылар туган телне өйрәнү, Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре, һәркемне милли идентификацияләү проблемалары, тарихи документларны өйрәнү һәм аларны яктырту мәсьәләсенә якын килү, чыганакларны эзләү һәм уртак эшләрне тикшерү буенча үзләренең актив позицияләрен белдерде.

Россиядә Туган якны өйрәнүче татарлар советы рәисе Альберт Борһанов өлкәнең туган якны өйрәнүчеләре форумын оештырырга әзер булуын белдерде, Туган якны өйрәнүчеләр советы өчен бурычлар билгеләде, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*