tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәткә мөфтиләр Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Әлбир хәзрәт Крганов килде
Нәзарәткә мөфтиләр Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Әлбир хәзрәт Крганов килде

Нәзарәткә мөфтиләр Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Әлбир хәзрәт Крганов килде

21 июльдә, Нәзарәткә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов килде. Аларны биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте. Татарстан башкаласына алар православ соборының ачылыш тантанасында катнашу өчен килгән, әмма гает көннәрендә мөфтиятне дә күреп китәргә булды.

Мөфтиләрнең очрашуы бик җылы, дустанә мохиттә узды. Иң беренче чиратта хәзрәтләр мөфти Тәлгать хәзрәткә ияреп өйлә намазын укыды. Соңыннан эшлекле әңгәмә башланды: алар күбрәк гаетне уздыруның быелгы үзенчәлекләре турында, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100-еллыгына әзерлек, Россиядә ислам мәгарифе һәм өммәт язмышы хакында сөйләште. Камил хәзрәт аларны шулай ук Татарстан мөфтиятенең соңгы казанышлары һәм әһәмиятле үсеш юнәлешләре белән таныштырды, Татарстанда Корбан гаетенең беренчел нәтиҗәләре турында әйтте.

Ахырдан Камил хәзрәт очрашу истәлеге итеп кунакларга татар кылычлары бүләк итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*