tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Табулда балалар Сабан туе узды
Табулда балалар Сабан туе узды

Табулда балалар Сабан туе узды

16 нчы июньдә Тубылның 15 нче мәктәбендә шәһәр күләмендә балалар Сабан туе узды. Мәктәп традициясе буенча бәйрәмгә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан кунаклар килгән иде. Җәйге ял лагерьларында ял итүче балалар елдагыча теләп аттракционнарда, спорт ярышларында катнаштылар, халкыбызның милли бәйрәме Сабан туеның тарихы белән таныштылар. Шәһәрнең тарихи мәчете хәзрәте Фәннур Казыймов бәйрәмгә килгән балаларны Сабан туе белән котлады. Ул төрле милләт халыкларның мәдәни традицияләрен белергә, спорт ярышларында катнашып, күңелле һәм дус яшәргә чакырды. 15нче мәктәп җитәкчесе урынбарсары Ольга Коробейникова балалар Сабан туена килгән кунакларга, укытучыларга, балаларга, ата-аналарга күтәренке, яхшы кәеф теләде.

Бәйрәмдә татар һәм рус телендә җырлар, шигырьләр яңгырады. Сабантуй концертын матур милли киемнәрдә биюләр дәвам итте. Спорт мәйданында капчык киеп йөгерү, милли көрәш, аркан тарту һәм башка күңелле ярышлар узды. Бәйгеләрдә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнделәр. Сабан туеның кече яшьтәге кунаклары балалар бакчасыннан булдылар. Милләт җанлы, тәҗрибәле, балаларны яратып күп еллар балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Гөлфия Абайдуллина:”Балалар татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны кече яшьләреннән беләләр. Безнең балалар бакчасыннан чыгучы балаларның күпчелеге 15нче мәктәптә укыйлар. Быел минем төркемдә 6 яшьтәге балалар.

Сабантуй бәйрәменә без ел саен киләбез. Балаларым мәктәп укучыларының чыгышларын сокланып, яратып тыңладылар. Биючеләрнең дәртле биюләрен алкышлар белән озаттылар. Быел зур түгәрәк ясап әйлән-бәйлән уйнаулары да кызыклы булды. Бәйрәмнең музыка бизәлеше бик матур булды. Мәйданчыкта бертуктаусыз милли көйләр яңгырады. Ярышларны мәктәп укытучылары кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрделәр. Сокланып карадым безнең балалар бакчасында тәрбия алган алып баручы Катя Трошкованың чыгышын. Земфира Вәлиева матур, оста татар телендә алып барды. Бәйрәм программасын бизәүче Батыр ролен башкарган Руслан Нәгыйповның сәләтле чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм быел тагын да эчтәлеклерәк һәм оешкан төстә үтте. Оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм,”-диде.

Шәһәрнең 15 мәктәбендә халкыбызның йөзек кашы булган милли бәйрәме-Сабан туе гөрләп узды. Аттракционнарда, уеннарда, спорт ярышларында катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Тирән мәгънәле милли бәйрәмебезне балалар өчен күңелле оештырган 15нче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга, аттракционнарны күңелле алып барган барлык укытучыларга ата-аналар рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*