tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мәдәнә авылының “Рәшидә” мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Мәдәнә авылының “Рәшидә” мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Мәдәнә авылының “Рәшидә” мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә.

Биредә Васил Шәйхразыев Мәдәнә авылының “Рәшидә” мәчетендә булды. Милли Шура рәисе Түбән Новгород өлкәсенең татар авылы имамнары киңәшмәсе катнашучыларын сәламләде. Шулай ук мәчеттә эшләп килүче музей белән танышты.

Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Мәдәнә авылында 1994 елда тантаналы рәвештә ачылган шушы искиткеч матур һәм гөмбәзләре 5 зур таҗ яфракчыкларын хәтерләткән мәчеткә аны төзетүче хөрмәтле меценат Фаиз Абдрахман улы Гыйльманов әнисе Рәшидә исемен биргән.

3 мең 500 квадрат метр тәшкил иткән әлеге оригиналь Аллаһы йортын танылган архитектор Ильяс Таҗиев проекты буенча Самарканд, Бохара һәм Таҗикстан белгечләре төзегән һәм бизәгән. Анда шулай ук Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни музее да бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*