tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Актук авылында Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Актук авылында Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Актук авылында Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә.

Васил Шәйхразыев Актук авылында ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Рәшит Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Башлыча, лирик планда җырлый. Матур тембрлы көчле тавышка, милли музыка мирасының алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү сәнгатенә ия була. Аның башкаруында татар җырлары «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия, «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал», татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи җырлары популярлык казана. Милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе буларак, ул татар музыка культурасын үстерүгә зур өлеш кертә, актив концерт эшчәнлеге алып бара, СССРның барлык республикаларында диярлек була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*