tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Такталачык авылының «Альтаир» кафесы авылдашлары өчен ифтар мәҗлесе уздырды
Такталачык авылының «Альтаир» кафесы авылдашлары өчен ифтар мәҗлесе уздырды

Такталачык авылының «Альтаир» кафесы авылдашлары өчен ифтар мәҗлесе уздырды

Такталачык авылының «Альтаир» кафесында авылдашларыбыз өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде, дип хәбәр итә безгә авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.

Һәр елдагыча, мәҗлесебез, җирлегебез хәзрәте Мөдәфис абыйның догалары, Коръән сүрәләре уку белән башланды, аятьләр тынланды. Җәмәгать белән Ахшам намазы укылды.

Барлык авылдашларыбыз исеменнән, җирлектәге чараларны оештыруга һәрдаим иганәчелек итүче, бүгенге ифтар мәҗлесен оештыручыларыбыз, авылыбыз эшмәкәрләре Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиевларга,  “Альтаир” кафесы хезмәткәрләренә, дини йолаларыбызны тиешенчә башкаручы Мөдәфис абый Ногмановка, дини йолаларыбызны башкаручы барлык дин эһелләребез һәм мөслимәләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Җирлегебез халкына, алдагы көннәрдә дә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле, бәрәкәтле, бәхетле тормыш телибез. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*