tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гыйлем дәресе
Гыйлем дәресе

Гыйлем дәресе

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) үзенең хәдисендә: “Кешеләр бишектән алып ләхеткә кергәнче белем алырга тырышырга тиеш”,- дип әйткән.

Советлар Союзы вакытында мәчет һәм мәдрәсәләр ябылганнан соң, мөселманнар үзләре белгән дини белемнәрен бер-берсенә өйрәткәннәр. Хәзер инде белемгә мохтаҗлык юк. Мәчет һәм мәдрәсәләр, дини курслар күбәйгәннән-күбәя бара. Анда татар, гарәп телләрен өйрәнергә, дин буенча төрле гыйлем алырга мөмкин. Нинди генә гамәл кылырга теләсәк тә, башта гыйлем серләрен үзләштерергә тиешбез. Шунда гына кылган гыйбадәтләребез дөрес һәм төгәл булыр. Олыларга да, балаларга да мәчеттә белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хатын-кызларга да гыйлем алу нияте белән мәчеткә йөрүне тыймаган.

Әби-бабаларыбыз рухи мирас итеп калдырган гореф-гадәт һәм йола буенча мәрхүм мөселманнарны соңгы юлга озату гыйлеме, тәртибе һәм кагыйдәләре бар. Шул тәртипләр һәм кагыйдәләрне өйрәнү нияте белән Димитровград Җәмигъ мәчетендә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласы буенча гыйлем дәресе үткәрелде. Кардәшеңне кадерләп, хөрмәтләп соңгы юлга озатуда катнашу – мөселманнар өчен иң олы вазыйфаларның берсе ул. Аны һәркем белергә тиеш, туганыңны динебез кушканча җирләү – күркәм гадәтләрнең берсе.

Хөрмәтле мөгаллимәбез Венера Шәрипҗан кызы Мингачева дәрестә катнашучы мөслимәләргә мәетне юу һәм кәфенләү тәртибе турында җентекләп сөйләү һәм күрсәтү белән генә чикләнмичә, очрашуны мастер-классы белән оста бизәде.

Әлеге дәрестә катнашу бәхетенә ирешкән хатын-кызларыбыз алган гыйлемнәре белән гамәл кылырлар, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласын үзләре җиренә җиткереп үтәрләр һәм киңәшләрен башкаларга да җиткерерләр дип ышанасы килә.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*