tatruen
Баш бит / Яңалыклар / TAT CULT FEST 2021 фестиваленең тулы программасы ачыкланды
TAT CULT FEST 2021 фестиваленең тулы программасы ачыкланды

TAT CULT FEST 2021 фестиваленең тулы программасы ачыкланды

Бер атнадан 30 август көнне Казан Кирмәнендә дүртенче тапкыр TAT CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Быел фестивальдә Берлин, Бостон, Владивосток, Йошкар-Ола, Казан,  Кёльн, Мәкәү, Пешавар, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Акмәчет (Симферополь), Истамбул, Уфа, Якутскидан килгән 99 музыкант, медиарәссам, график дизайнер, галим катнашачак.

Фестиваль Казан Кирмәненең 6 мәйданчыгында узачак: Шейнкман урамы (Кирмәнгә кергәндәге төп юл), Кол Шәриф мәчете мәйданы (өске һәм аскы катлар), Туп ишегалды, Яшерен (Тайницкая) манарасы һәм Кабулханәләр (бина төзекләндерүгә ябылганнан алып, биредә беренче тапкыр халык өчен чара оештырылачак).

Барлык чараларга да керү ирекле.

Зур сәхнә (музыка)

Урыны: Туп ишегалды

Вакыты: 15:00 – 22:00

15:00 Shanu feat. Сергей Клевенский (Казан/Мәскәү)

16:00 ОММАЖ feat. Кирилл Глезин (Казан/Мәскәү)

16:45 У ЕН (Йошкар-Ола)

17:45 Juna feat. Сергей Летов (Казан/Мәскәү)

18:30 Әнвәр Измайлов триосы (Акмәчет (Симферополь)

19:30 K-Ru, Усал, Malsi Music feat. Taturas (Казан/Уфа)

20:30 Elektro Hafiz (Истамбул/Кёльн)

Электрон сәхнә (музыка һәм 3D-мэппинг)

Урыны: Яшерен (Тайницкая) манарасы

Вакыты: 19:00 – 22:10

19:00 Atariame (СПб) һәм Olga ol (Мәскәү)

19:50 АИГЕЛ (СПб/Казан) һәм ed.creativecoder (Казан)

20:40 HMOT (Мәскәү) һәм Влад Кононков (Владивосток)

21:30 Гвидо Мебиус (Берлин) һәм Kira G (СПб)

Мультимедиа зонасы (медиасәнгать, Art&Science инсталляцияләре, музыка)

Урыны: Кабулханәләрнең икенче каты

Вакыты: 15:00 – 22:00

Кабулханәләрнең икенче катында аудиовизуаль (AV) перформансларның ике сәхнәсе һәм тулыландырылган чынбарлык технологиясе кулланылган Art & Science галереясе урнашачак.

AV–перформансларның беренче сәхнәсе

15:00 Alpar (Казан)

17:00 qaynar (Казан) — Илдар Якубов (Санкт-Петербург)

19:00 Lisokot feat. Сергей Летов (Мәскәү) — TanyaMist (Санкт-Петербург)

21:00 Альбина Фәйзуллина (Уфа) — kalektika (Санкт-Петербург)

AV-перформансларның икенче сәхнәсе

16:00 HALO (Якутски — Санкт-Петербург) — Александр Козлов (Санкт-Петербург)

18:00 Vatannar (Берлин — Казан) — Polina Zinziver (Санкт-Петербург)

20:00 Transplanetary Spaceship (Казан) — Лена Потуремец (Ростов-на-Дону)

Art & Science галереясе

Биредә түбәндәге рәссам һәм иҗат төркемнәренең эшләре күрсәтеләчәк:

Джо Дэвис (АКШ, Бостон)

Сара Хан (Пакистан, Пешавар)

Елена Никоноле (Мәскәү)

18 Apples (Мәскәү)

«Куда Бегут Собаки» (Екатеринбург)

Саша Вәлиева (Казан), Анастасия Голосова (Мәскәү), Алия Бәшәрова (Казан)

Наталия Федорова (Санкт-Петербург) һәм нейроинтерфейс нигезендә яңа татар сүзләре ясаган «Абау» морфологик уены

«Прометей» Үзәге (Казан)

Китап кибете (китаплар, пластинкалар, кастомайзинг)

Урыны: Шейнкман урамы

Вакыты: 13:00 – 20:00

Белем бирү мәйданчыгы (лекцияләр һәм музыка остаханәләре)

Урыны: Кол Шәриф мәчете мәйданының аскы каты

Вакыты: 14:00 – 20:00

14:00 Лекция: «Сүзләр машиналары һәм татар теле», Наталия Федорова, рәссам, куратор, технологик сәнгать тикшеренүчесе, филология фәннәре кандидаты, Төгәл механика һәм оптика институтының Art&science программасы укытучысы (Санкт-Петербург)

15:00 Илья Барамия белән трек яздыру (Санкт-Петербург)

16:00 Экспресс-лекция: «Фәлсәфә теле буларак татар теле: аң, җан һәм тән теле», Әлфрид Бостанов, Ph.D, ТР ФА Тарих институтының директор урынбасары (Казан)

17:00 Марат Taturas катнашында музыкаль джем

18:00 Экспресс-лекция: «Абау яки тел өйрәнүгә мең дә бер чара», Эльза Нәбиуллина, укытучы, тәрҗемәче, ТР ФА Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты, Бим-радиосында «Айда учить татарча» рубрикасының авторы һәм алып баручысы (Казан)

19:00 Регина Рокитянская катнашында импровизация

Интерактив инсталляцияләр (фотозона)

Урыны: Шейнкман урамыннан Преображенский манарасы янына төшү урыны

Вакыты: 13:00 – 22:10

Балалар мәйданчыгы

Урыны: Кол Шәриф мәчете мәйданы

Вакыты: 13:00 – 19:30

Фудкорт

Урыны: Туп ишегалды (Зур сәхнә янында)

Вакыты: 13:00 – 21:00

Мәгълүмати чатыр

Урыны: Туп ишегалды (Зур сәхнә янында)

Вакыты: 12:00 – 21:00

Биредә фестивальнең җәдвалын алырга, кирәкле урынны һәм программаны аңлатачак волонтерларга мөрәҗәгать итәргә була.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*