tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләре “Чайка” хуҗалыгында
Татар авыллары эшмәкәрләре “Чайка” хуҗалыгында

Татар авыллары эшмәкәрләре “Чайка” хуҗалыгында

Бүген Мөслим районына сәфәр кысаларында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре делегатлары җаваплылыгы чикләнгән “Чайка” фермер хуҗалыгы белән таныштылар. Хуҗалык 2006 елның апрелендә оешкан. Бүгенге көндә Дамир Шәнгәрәев җитәкләгән ферманың тугызынчы корпусы сафка басып килә, 2 йомырка саклау склады. 4 бинада йомырка салучы тавыклар, бишесендә бройлер чебиләре үстерәләр.

Моннан тыш “Чайка” фермер хуҗалыгында эмбрионнар җитештерелә. Әлеге эмбрионнар гриппка каршы вакцина ясау өчен Рязань өлкәсендәге “Форт” компаниясенә озатыла. Бер елга хуҗалык 12 миллионнан артык эмбрион җитештерә. Ел әйләнәсендә республика халкына һәм чит төбәкләргә 500 мең тавык, 120 мең бройлер, 2 миллион чеби сатыла,” – дип сөйләде Дамир Шәнгәрәев.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*