tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авылларындагы иң яхшы музейларның исемнәре Пензада игълан ителде
Татар авылларындагы иң яхшы музейларның исемнәре Пензада игълан ителде

Татар авылларындагы иң яхшы музейларның исемнәре Пензада игълан ителде

Пензада Россия төбәкләренең татар авылларындагы туган якны өйрәнү музейлары арасында үткәрелгән «Иң яхшы (дәүләтнеке булмаган) авыл туган якны өйрәнү музее» беренче Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Конкурска 21 проект тапшырылган.

Конкурс төбәкнең табигать музее, авыл тарихы музее, тематик музей (археология, этнография, хәрби-тарихи һ.б.) музей- мемориал (танылган якташларның тормышы, эшчәнлеге, мирасы белән бәйле), авыл мәктәбендә туган якны өйрәнү музее (Россиянең ерак төбәкләре өчен) номинацияләрендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тематик музей» номинациясе буенча I урынны «Мирас» — Пенза өлкәсе Каменск районы татарлары мирасы проекты авторы Галия Тенишева алды.

«Музей-мемориал» номинациясе буенча II урын «Үткән турында хәтер — киләчәк турында кайгырту» проекты авторы (Индерка авылының Хәрби һәм хезмәт даны музее), туган якны өйрәнүче-тикшеренүче, Пенза өлкәсенең Сосновоборск районы Индерка авылы тарих укытучысы Рәшидә Абдуллинага бирелде.

«Авыл мәктәбендә туган якны өйрәнү музее» номинациясе буенча II урынны «Музей һәм без» проекты авторлары — Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Зур Труев авылының 6 класс укучылары Наилә Хөсәенова һәм аның җитәкчесе — Зур Труев авылындагы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшидә Сәйфуллина алды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*