tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар бизнесменнарының “Сембер” клубы Йолдыз авылына йорт сала
Татар бизнесменнарының “Сембер” клубы Йолдыз авылына йорт сала

Татар бизнесменнарының “Сембер” клубы Йолдыз авылына йорт сала

Быелның 8 маенда даладан килгән пожар Курган өлкәсендәге Йолдыз – Эчкен авылын тулысынча ялмап ала. Әлеге татар авылында 1 меңгә якын кеше яши. Җил бик тә көчле булуы сәбәпле, ут 300 йортны юк итә.

Эчкен халкы үзләренең туган авылларын тулысынча аякка бастырырга ниятләгән.
Татар бизнесменнарының “Сембер” клубы шушы изге эшкә үз өлешләрен кертергә – мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга җыена.

“Бураны ясый башладык инде. Йортның размеры – 7,5х7,5 метр булачак. Ике катлы өйдә татар гаиләсенә яшәргә уңайлы булыр дип уйлыйбыз. Сентябрь аенда бураны Курган якларына озатырга ниятлибез, диләр татар малтабарлары.

Чыганак: t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*