tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Йолдыз”лы Зәлидә бик матур кич бүләк итте
“Йолдыз”лы Зәлидә бик матур кич бүләк итте

“Йолдыз”лы Зәлидә бик матур кич бүләк итте

Җәйге матур кичләрдә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан бик күңелле Зәлидә уеннары оештырыла. Апаслылар, кайткан кунаклар һәр чәршәмбе көнне күмәк уеннарда катнашып, рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.

Редакция коллективы быел да традициягә тугры калып, Дәвеш, Коштавылы җирлеге мәдәният хезмәткәрләре оештырган Зәлидә уеннарына кушылды. Бәйрәм кичен Каратун мәдәният хезмәткәрләре бик матур итеп алып барды. “Йолдыз”лы Зәлидәдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев та катнашты.

-Хөрмәтле райондашлар! Бик матур Зәлидә киченә җыелдык. “Йолдыз” редакциясе коллективы, мәдәният хезмәткәрләре белән берләшеп, икенче ел рәттән шундый матур кич бүләк итә. Шуны да әйтәсе килә, без редакция коллективы белән озак еллар бергә, кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп эшлибез. Шушы бердәмлек, хезмәттәшлек киләчәктә дә югалмасын иде», – диде ул һәм райондашларга күтәренке кәеф теләде.

“Йолдыз” (“Звезда”) газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева үз чыгышында олы рәхмәтен белдереп, аеруча нәтиҗәле эшләүче почта хезмәткәрләренә, яздыру компаниясендә теләктәшлек күрсәтүчеләргә, иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук халыкның теләкләрен, мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, газетаны тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк итү өстендә эшләргә сүз бирде.

Кичә җыр-биюләр, күмәк уеннар, тәбрикләүләр, бүләкләүләр белән бергә үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә килүчеләрне кайнар чәй-коймак, төрле тәм-томнар белән сыйлады.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*