tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасы тәкъдим ителәчәк
«Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасы тәкъдим ителәчәк

«Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасы тәкъдим ителәчәк

2022 елның 17 февралендә 15.00 сәгатьтә ТР Язучылар берлеге бинасында «Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасы узачак.

«Татар әдәбияты тарихы» 8 томлык академик басмасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнде һәм Татарстан китап нәшриятында (1-6 томнар), «Фолиант» нәшриятында (7-8 томнар) басылып чыкты. Әлеге фәнни хезмәт «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителде. Китаплар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына таратылды.

Сигезтомлыкта урын алган материаллар әдәбиятның тарихи үсеш этапларына бәйле рәвештә түбәндәгечә бүленде:

1 том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр;

2 том – XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр;

3 том – XIX гасыр;

4 том – ХХ гасыр башы;

5 том – 1917-1956 еллар;

6 том – 1956-1985 еллар;

7 том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр;

8 том – XXI гасыр башы.

Сигезтомлык әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны бөтен тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак, үзенең эчке закончалыкларына бәйле үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп һәм әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп өйрәнү торды. Хезмәттә республикадан читтә яшәүче (Башкортстан, Себер) әдипләр иҗаты да чагылыш тапты. Әлеге мәсьәлә буенча 6-8 томнарда махсус күзәтүләр урын алып, киң танылу алган язучы-шагыйрьләр иҗатына бәя бирелде.

Сигезтомлыкны эшләүгә әдәбият тарихының төрле чор-этапларын, аерым әдипләр иҗатын өйрәнүче галимнәр, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә тартылды.

Чарага язучылар, галимнәр, журналистлар, китапханәчеләр, югару уку йортлары укытучы-профессорлары, студентлар, әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар чакырыла.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең
Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*