tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Ерак Көнчыгышта тәкъдим ителде
Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Ерак Көнчыгышта тәкъдим ителде

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Ерак Көнчыгышта тәкъдим ителде

Бүген Южно-Сахалинск шәһәрендә Якутия Республикасыннан, Камчатка, Приморье (Владивосток, Находка, Артём, Уссурийск, Партизанск шәһәрләреннән) һәм Хабаровск (Хабаровск һәм Комсомольск-на-Амуре шәһәрләреннән) крайларыннан, Магадан өлкәсеннән, Сахалин өлкәсенең Южно-Сахалинск, Холмск, Оха шәһәрләреннән, Углегорск, Невельск, Долинск районнарыннан татар иҗтимагый оешма вәкилләре җыелды. Ерак көнчыгыш федераль округы Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышуга кушылды.

Татарстан президенты йөкләмәсе белән эшләнә торган татар халкының стратегик документы моңа кадәр Россиянең 4 төбәгендә тәкъдим ителгән иде инде. Ерак Көнчыгышта яшәгән милләттәшләребез дә читтә калмады. Татар халкының киләчәген билгеләүдә Җир шарының барлык почмакларында гомер иткән милләттәшләребез катнашырга тиеш дип ассызыклый Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Татарстан һәм Ерак Көнчыгыш төбәген ныклы дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Иң башта Южно-Сахалинскта җыелган татарларны Южно-Сахалинск шәһәре Администрациясе аппаратының Эчке сәясәт департаменты директоры Дмитрий Хайбриев сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде.

Җыенда киләсе елда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәге әйтелде. Республика бу дәвердә күп кенә уңышларга иреште. Татарларны берләштерү максатыннан булдырылган Бөтендөнья татар конгрессы да үзенә йөкләнгән вазыйфаларны уңышлы үтәп килә. 2017 елда Милли шура булдырылганнан соң Конгресс үз эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итә алды, дип билгеләде Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, 2019 елга планнар һәм бурычлар билгеләде. Аннары ул эшче төркем тарафыннан Татарстанның төрле районнарында һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребез ярдәме белән булдырылган Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырды. Ерак Көнчыгышта гомер иткән татарларны да Стратегия турында башкаларга да сөйләргә, аны эшләүдә актив катнашырга өндәде.

  • Ерак Көнчыгыш федераль округында барлыгы 53 меңгә якын татар гомер итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*