tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йорты Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган иҗат кичәсенә чакыра
Татар китабы йорты Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган иҗат кичәсенә чакыра

Татар китабы йорты Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган иҗат кичәсенә чакыра

Татар китабы йортында композитор, пианист, педагог, РСФСРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның Халык артисты Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе һәм «Күңелде һаман яз» дип исемләнгән концерт узачак.

Концерт дәвамында РСФСРның Халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның Атказанган артисты Зөлфия Ибраһимова, Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина, Халыкара конкурслар лауреатры Ильяс Камал башкаруында Рөстәм Яхин әсәрләре яңгыраячак.

Кичә барышында Рөстәм Яхин турында истәлекләр укылачак.

Кичә «Болгарлар мирасы» Казан продюссерлык компаниясе, аерым алганда, Нәфис Әнвәр улы Байгильдеев ярдәме белән әзерләнә. Нәфис Әнвәр улы – Рөстәм Яхин истәлекләрен саклауга зур өлеш керткән, композиторның ноталар җыентыгын әзерләп бастучылардан.

23нче сентябрь, 14:00
Адрес: Казан, Островский урамы, 15нче йорт

Керү түләүсез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*