tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида “Бердәмлек” дип исемләнгән китапханә ачылды
Ульяновскида “Бердәмлек” дип исемләнгән  китапханә ачылды

Ульяновскида “Бердәмлек” дип исемләнгән китапханә ачылды

“Мәдәният” илкүләм проектының региональ тематик атнасы кысаларында Ульяновскида “Бердәмлек” дип исемләнгән 17 нче модельле китапханә ачылды. Яңартылган мәдәният учагын ачу тантанасында Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских катнашты.

“Бүген без яңартылган 17 нче китапханәне рәсми рәвештә ачабыз. Биредә озак еллар дәвамында халыклар арасында дуслыкны ныгыту, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларны, традицияләрне саклап калу буенча зур эш алып барыла. Милли китапханәдә, чынлап та, бик күп эшләр башкарылган – капиталь ремонт ясаганнар, заманча җиһазлар юнәткәннәр, китап фондын яңартканнар. Мәдәният учагы белгечләре киләчәктә мигрантларны адаптацияләү белән шөгыльләнергә җыеналар, аларга җирле мохиткә җайлашырга ярдәм итәчәкләр. Күп функцияле киңлеккә әверелгән китапханәдә китап уку, рәхәтләнеп ял итү, төрле чаралар үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылган”,- дип белдерде Алексей Русских.

17 нче милли китапханәне үзгәртү максатында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган “Мәдәният” илкүләм проекты буенча федераль һәм муниципаль бюджетлардан 6,25 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Яңа гына ачылган китапханә базасында яшьләр өчен “Кино+Китап” дип аталган кинолекторий эшләячәк, шулай ук милли телләрдә нәфис фильмнар карау мөмкинлеге бар. Егетләр һәм кызлар өчен “Лобби зона” дип исемләнгән яңа киңлек булдырылган, биредә алар дуслары белән очрашып, иҗади осталыкларын камилләштерәчәкләр. Ә өлкән буын вәкилләрен компьютер грамоталыгына өйрәтү күздә тотыла.

Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова белдерүенчә, шундый ук күп функцияле киңлек шушы көннәрдә Сенгилей шәһәрендә ачылган, ә ел ахырына кадәр федераль үрнәктәге китапханә Димитровградта эшли башлаячак.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин китапханәнең татар бүлеге белгече Гөлфия Сәмигуллинаның барлык татар оешмалары белән дә актив хезмәттәшлек иүе хакында сөйләде.

“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*