tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның гына горурлыгы түгел ул!
Татарстанның гына горурлыгы түгел ул!

Татарстанның гына горурлыгы түгел ул!

25-28 сентябрь көннәрендә Удмуртия Республикасына “Туган як” дип исемләнгән зур концерт белән Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле киләчәк. Ижау, Сарапул, Глазов һәм Можга шәһәрләрендә узачак концертлар Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә “РОСКОНЦЕРТ” дәүләт оешмасы, Татарстан Республика җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов, Удмуртия Республикасы мәдәният министрлыгы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Яңарыш” газетасы ярдәмендә оештырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – данлыклы тарихы 80 елдан артык булган легендар коллектив. Менә инде сигез дистә елдан артык ансамбль коллективы татар халкының музыка һәм бию мәдәниятен, сәнгатен югары һөнәри дәрәҗәдә тәкъдим итеп, милли гореф-гадәтләрне саклаучы булып тора. Ансамбльнең иҗат коллективы – төрле елларда Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Туниста Халыкара Карфаген фольклоры фестивале лауреаты, Франциядә 43 нче Интернациональ фестиваль лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, шулай ук һөнәри сәнгать коллективларының конкурс һәм смотрлары лауреаты.

Ансамбль Россиядә генә түгел, ерак чит илләр буенча гастрольләргә йөри, Кытай, Монголия, Тунис, Төркия, Италия, Мальта, Чехия, Словакия, Англия, Германия, Көнбатыш Африка, Япония, Йемен, Финляндия, Югославия, Франция сәхнәләрендә чыгыш ясый.

Бүгенге көндә ансамбльдә 75 артисттан торган 3 төркем эшли: бию, хор, оркестр. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов.

  • Баш дирижеры – Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Мостафин.
  • Баш хормейстер – Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе Нияз Гәрәев
  • Баш балетмейстер – Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Раилә Гарипова.
  • Ансамбльнең директоры – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков

Ижау, Сарапул, Глазов, Можга шәһәрләрендә узачак концертларда ансамбльнең «Алтын фонды»на кергән иң яхшы чыгышлар булачак. Ансамбль оркестры һәм хоры тамашачыларны татар халык көйләре һәм җырлары дөньясына алып кереп китәчәк. Сәхнәләштерелгән дәртле татар биюләре дә милләттәшләребезне битараф калдырмас. Концертның икенче бүлегендә тамашачыга XX гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» («Свадьба») музыкаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*