tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Китабы йортында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан чаралар циклы дәвам итә
Татар Китабы йортында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан чаралар циклы дәвам итә

Татар Китабы йортында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан чаралар циклы дәвам итә

1-2 апрель көннәрендә Татар Китабы йортында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан чаралар циклы үткәрелә.

Халыкара балалар китабы көне Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә — 2 апрель көнне билгеләнә. 1967 елдан бирле Балалар китабы буенча халыкара оешмасы тарафыннан уздырылып килә. Шул уңайдан Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) берничә аерым чарадан торган цикл тәкъдим итә. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Кичә балалар «Гарри Поттер»ны тыңлаган булса, бүген, 2 апрель көнне, аларны түбәндәге чаралар көтә:

13:30 — «Балалар әдәбияты хәзинәләре» Балалар китабы күргәзмәсе ачылышы
14:00 — Күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе, Һ.Х.Андерсен исемендәге почетлы Диплом иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның халык шагыйре булган Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган чара. Шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина белән очрашу.
18:00 — Әдәби лекторий
Кайда: Татар китабы йорты, Островский урамы, 15нче йорт

Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*