Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә XIII гасыр кабер ташы тәкъдим ителгән
«Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә XIII гасыр кабер ташы тәкъдим ителгән

«Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә XIII гасыр кабер ташы тәкъдим ителгән

Милли музейдагы «Татар китабының глобаль дөньясы» дигән күргәзмәдә XIII гасырга караган кабер ташының фрагменты тәкъдим ителгән.

Экспозицияне борынгы эпитафияләр инсталляциясе ачып җибәрә. Алтын Урда чорын компьютер анимациясендә карарга була. XVII–XVIII гасырлар Ислам эстетикасы Казан федераль университеты һәм Милли китапханә кулъязмаларында чагылдырылган.

Экспонатлар арасында Татарстан милли музее фондындагы 1297 елгы кабер ташының бер өлеше дә бар. Кабер ташы янындагы мәгълүматлар буенча, ул Алтын Бөртек исемле хатын-кызныкы.

«Күргәзмәдә кулъязмалар, китаплар, проекция, инсталляцияләр ярдәмендә татар мәдәниятенең дөньяга ачык икәнен күрсәтергә тырыштык», — диде Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе кураторы Альфрид Бустанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күргәзмәдә шулай ук 1946 һәм 1949 елгы әлифбаларны да күрергә була. Экспозициянең һәрбер бүлеге татар китапларын өч яктан күзаллый: халыкара престиж, глобаль бәйләнешләргә ачык булу һәм эчке төрлелек. Күргәзмә сирәк китап һәм кулъязмаларны күрсәтә.

Элегрәк Милли китапханәдә «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» дигән халыкара җәйге мәктәп ачылуын язган идек. Җәйге мәктәп «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе белән танышудан башланды.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*