tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды
Татар конгрессында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Татар конгрессында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларга форум программасы һәм аның кысаларында уздырылачак чаралар турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия Ислам институты ректоры, «Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» шурасы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев сөйләделәр.
3-5 июнь көннәрендә XI тапкыр уздырылучы татар дин әһелләре форумында быел Россиянең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстаннан, 1200 делегат катнашачак.

Узган еллардан аермалы буларак быел форумга тәүге тапкыр Алтай Республикасы һәм Орел өлкәсеннән дә дин әһелләре киләчәк. Иң зур делегация елдагыча Башкортстан Республикасыннан көтелә. Иң олы яшьтәге делегатлар арасында Калининград өлкәсеннән 96 яшьлек Хәким Биктеев һәм Татарстаннан 93 яшьлек Харис хәзрәт Салихҗанов булачак.

3 июнь көнне форум программасы кысаларында бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

  1. Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре;
  2. Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе.
  3. Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
  4. Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы.

4 июнь көнне “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.

5 июнь көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.

Белешмә өчен: Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Ул вакытта Казанга Россиянең 40 регионыннан 700 дин әһеле җыелган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*