tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яльчек районының бердәнбер татар авылы 350 еллыгын билгеләп үтте
Яльчек районының бердәнбер татар авылы 350 еллыгын билгеләп үтте

Яльчек районының бердәнбер татар авылы 350 еллыгын билгеләп үтте

29 май көнне Чувашия Республикасының Яльчек районы Сориле (Ишмурзино-Суринск) авылы төзелүгә 350 ел тулу уңаена багышланган “Милли-мәдәниятләр төбәкара фестивале” үткәрелде. Чара кысаларында “Татар милли авылы: кичә, бүген, иртәгә” дигән темага фәнни-гамәли конференция дә узды.

“Авылларда яшәгән вакытта телебез дә, гореф-гадәтләребез дә, туганлык җепләре дә сакланып килә, әмма шәһәргә чыгып киткәч, кайберләребез гореф-гадәтләрдән читкә борыла. Нигәдер ул татарларны без шәһәр мәчетләрендә күрмибез, татар Сабантуйлары үткәрсәк, халкыбызны бер мәйданда җыйык дисәк, татарларыбыз әлеге чараларга битарафлык күрсәтә”, – дигән фикердә Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов.

Аның сүзләренчә, динебезне һәм телебезне саклау өчен тарихыбызны киләчәк буынга тапшыру зарур. “Балаларыбыз нәсел-шәҗәрәдән ерак булсалар, безнең тарихны искә алучы киләчәгебез булыр микән”, — диде ул.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ һәм Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рифат Җамал залда өлкәннәрнең генә булуын искәртте. “Дингә хәзер игътибар зур. Ислам – күп милләтләрнең дине. Ә татар теле ул бары татарның теле”, – диде ул.

Кызганычка каршы, бүген Сориле авылында мәктәп юк. Рифат әфәнде бу мәсьәләгә карата да фикере белән уртаклашты. “Кеше телне мәктәптә өйрәнә. Без шуның турында уйларга тиеш”, – диде ул.

Көннең икенче яртысында төп чаралар Сабантуй мәйданына күчте. Төрки халыкларның милли бәйрәме балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең мөнәҗәт әйтү бәйгесе белән үрелеп барды.

Мөнәҗәтләр уку буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

  • 1 урын – Гөлнара Мәсәева;
  • 2 урын – Әлфис Хисаметдинов;
  • 3 урын – Гөлшат Садриева.

Сорилеләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм үз исеменнән БТК Башкарма комитеты хезмәткәре Илүзә Әбелханова сәламләде. Ул авылны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*