tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы» финалисты Сиринә Насыйбуллина: Укытучы һөнәре йөз елдан да актуаль булачак
«Татар кызы» финалисты Сиринә Насыйбуллина: Укытучы һөнәре йөз елдан да актуаль булачак

«Татар кызы» финалисты Сиринә Насыйбуллина: Укытучы һөнәре йөз елдан да актуаль булачак

«Татар кызы-2022» финалисты Сиринә Насыйбуллина бәйгедә «Иң кыю кыз» номинациясендә җиңү яулаган иде. Сиринә Казанның 18 нче татар гимназиясендә укытучы булып эшли. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә финалдан соң туган хис-кичерешләрен сөйләде.

 

«Татар кызы»на килгәндә мин «мәктәп-өй» арасында гына яши идем. Мәктәптән тыш нидер эшләп була икәне уема да килми иде. Бәйгегә килгәч, икенче дөньяга килеп эләккән сыман булды. Ике атна дәвамында уйланып утырырга вакыт та булмагач: «Тәүлектә бары егерме дүрт сәгать, ә күпме эш эшләп өлгереп була икән», – дип уйладым. Шуннан соң үземә яңа һөнәрләр табып, үземне яңа яктан ачарга сүз бирдем», – ди Сиринә Насыйбуллина.

Ул «Татар кызы» финалының интеллектуаль этабында якташы Яшел Үзән районы Габдулла Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова турында сөйләгән иде. Үзе дә укытучылыкны сайлаучы Сиринә укытучы һөнәре һәрвакыт актуаль булып калачак, дип белдерде.

«Мин үземне башка өлкәдә күрмәдем. Укытучы булу теләге 6 нчы класста укыганда ук бар иде. Биек үкчәле туфли киеп, мәктәп коридорыннан атлау теләге мине шушы хезмәт юлына китерде. Мәктәпне тәмамлауга туп-туры Казан педагогия көллиятенә укырга килдем. Киләчәктә нәрсә буласын белмим, тик хәзерге көндә үз һөнәрем һәм эш урыным белән канәгать. Укытучы һөнәре ничә йөз еллар үтсә дә актуаль булачак», – дип сөйләде Сиринә Насыйбуллина.

Ул конкурста катнашырга теләгән кызларга киңәшләрен дә бирде. «Барыгыз, күрегез, эшләп карагыз», – ди финалист кыз.

«Яшермим, мин дә курыктым. Финал көне җитеп, сәхнәгә чыкканчы курыктым. Тик бу курку хисен җиңә алдым. Бу минем иң зур җиңүем, дип саныйм. Катнашырга теләгән кызларга бик күп киңәш биреп була. «Татар тотып карамый ышанмый», ди, шуңа күрә һичшиксез эшләп карарга кирәк. Барыгыз, күрегез, эшләп карагыз!» – дип сөйләде Сиринә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*