tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә балалар арасында намаз уку буенча районкүләм бәйге узды
Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә балалар арасында намаз уку буенча районкүләм бәйге узды

Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә балалар арасында намаз уку буенча районкүләм бәйге узды

Раҗәб аеның 7 нче көнендә (29 нчы гыйнварда), Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә Үзәк мәчеттә балалар арасында намаз уку буенча районкүләм бәйге узды. Бәйге алдыннан Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Ашрапов, катнашучыларны сәламләп, чараның максатлары белән таныштырды. Ә Яңа Чишмә Үзәк мәчете имамы Раил хәзрәт Фәгыйзов бәйгенең тәртибе турында сөйләп үтте.

Бәйгедә районның Зирекле, Әдәмсә, Шахмай Акъяр, Тубылгы Тау, Яңа Чишмә авылларыннан килгән балалар катнашты. Алар, ике рәкагәтъле намаз укыгач, алдан куелган сорауларга җавап бирде. Малайларның намаз уку тәртибен Зирекле имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов, Бакташ авылы имамы Хамис хәзрәт Фәттахов, Аксакаллар Шурасы җитәкчесе Раиф хәзрәт Мохтаровтан торган мөхтәрәм жюри бәяләде. Ә кыз балаларның белем-күнекмәләрен Тубылгы Тау авылыннан мөгаллимә Гөлшат Фәгыйзов, Камилә Әшрәпова, Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, мөгаллимә Рамилә Вәлиуллина тикшерде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

8-10 яшьлек кызлар арасында

1 урын – Гыйбадуллина Мәдинә (Тубылгы Тау авылы)

2 урын – Камалетдинова Зәйнәп (Яңа Чишмә авылы)

3 урын – Тухбәева Әмирә (Әдәмсә авылы)

11-14 яшьлек кызлар арасында

1 урын – Габетдинова Сәрия (Зирекле авылы)

2 урын – Миначева Ләйсән (Тубылгы Тау)

3 урын – Гимадиева Әминә (Зирекле авылы)

8-10 яшьлек малайлар арасында:

1 урын – Камалетдинов Инсаф (Яңа Чишмә авылы)

2 урын – Галимов Кәрим (Шахмай авылы)

11-14 яшьлекләр арасында малайлар арасында:

1 урын – Вагизов Әнвәр (Зирекле авылы)

2 урын – Сөләйманов Салих (Зирекле авылы)

3 урын – Риванов Раяз (Шахмай авылы)

Балалар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук һәр авыл имамы балаларга бүләк тапшырды. Намаз уку буенча бәйге табын артында чәй эчү һәм дога кылу белән тәмамланды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*