tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар рәссамы Айгөл Окутан Истанбулда узучы һәйкәлләр симпозиумын җитәкли
Татар рәссамы Айгөл Окутан Истанбулда узучы һәйкәлләр симпозиумын җитәкли

Татар рәссамы Айгөл Окутан Истанбулда узучы һәйкәлләр симпозиумын җитәкли

Истанбулның Малтәпә районы оештырган II Халыкара таш һәйкәлләр симпозиумының координаторы буларак татар рәссамы Айгөл Окутан билгеләнгән. Бу хакта сәнгать әһеле үзе хәбәр итә.

II Халыкара таш һәйкәлләр симпозиумы Малтәпә районының Кануни Сөләйман Солтан исемендәге паркта уза. Анда Төркия, Россия, Үзбәкстан, Грузия, Эстония, Перу, Италия, Иран һәм башка ил скульпторларының әсәрләре урын алган. Сыннар ак мәрмәрдән ясалган.

Айгөл Окутан әйтүенчә, симпозиум Малтәпә районы белән Үзбәкстан сәнгатьчеләр берлеге арасында төзелгән сәнгать хезмәттәшлеге кысаларында оештырылган. Үзбәкстан ягыннан координатор буларак танылган скульптор Нәсимә Джураева билгеләнгән. Ул Төркия ягыннан гомуми координатор итеп Айгөл Окутанны тәкъдим иткән.

II Халыкара таш һәйкәлләр симпозиумын ачу тантанасына Малтәпә районы җитәкчесе Али Кылыч, Үзбәкстан сәнгатьчеләре берлеге рәисе Ибраһим Валиходчев, Евразия театрлары берлегенең Үзбәкстан вәкиле Айбәк Копадзе, Истанбулның танылган сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, Истанбул шәһәр җитәкчеләре катнашты.

Малтәпә районы җитәкчесе Али Кылыч: «Симпозиум тәмамлангач, без биредәге һәйкәлләрне районыбыз мәхәлләләренең үзәк мәйданнарына урнаштырачакбыз», – диде.

Ике атна дәвам иткән таш һәйкәлләр симпозиумы бүген тәмамлана. Ул «Мәхәббәт һәрвакыт җиңә» шигаре астында оештырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*