tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган белән очрашты

Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган Татарстанга «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы» чаралары кысаларында Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен килде.Форумда Ислам хезмәттәшлеге оешмасында торучы дәүләтләрнең яшьләр эшләре буенча министрлары һәм яшьләр сәясәтен формалаштыруга турыдан – туры катнашы булган затларның, дипломатларның һәм җәмәгать эшлеклеләрең катнашуы көтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән рәсми очрашудан соң, Билал Эрдоган башкалабызның истәлекле урыннары белән танышты. Шулай ук аны 2023 елда узачак Казан Сабантуена да чакырдылар.

Әлеге эш сәфәре вакытында Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашты. Алар Башкалабызның иң борынгы мәчетләренең берсе булган  Мәрҗәни мәчетендә һәм Казан (Идел буе) федераль университетында булдылар.

Исегезгә төшерәбез, 27-30 август көннәрендә Казанда Глобаль яшьләр саммиты узачак. Саммитта 69 илдән барлыгы 300 кеше катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*