tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар рухи мәдәниятендә гыйбадәт һәм музыка” дигән түгәрәк өстәл узачак
“Татар рухи мәдәниятендә гыйбадәт һәм музыка” дигән түгәрәк өстәл узачак

“Татар рухи мәдәниятендә гыйбадәт һәм музыка” дигән түгәрәк өстәл узачак

Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте татар халкының халык авыз иҗаты һәм милли-рухи ядкәрләребезне башкаручыларның  төбәкара «Илаһи моң» бәйгесен игълан иткән иде.

Бәйгене оештыруда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм саклау буенча ресурс үзәге, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Ислам һәм Ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге, “Гөлзада” иҗат студиясе” иҗтимагый оешмасы катнаша.

14 апрель көнне экспертлар, жюри әгъзалары, педагоглар, иҗат коллективлары җитәкчеләре, әйдәп баручы тикшеренүчеләр һәм танылган рухи мирас әсәрләрен башкаручылар катнашында түгәрәк өстәл узачак. Биредә конкурсның нәтиҗәләре, рухи мәдәният традицияләрен саклау, өйрәнү һәм яңадан торгызу мәсьәләләре хакында фикер алышу көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*