tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татаркино» кастингка чакыра!
«Татаркино» кастингка чакыра!

«Татаркино» кастингка чакыра!

20 апрель көнне «Татаркино» учреждениесе бинасында танылган татар язучысы Әмирхан Еники новеллалары буенча төшереләчәк фильмга кастинг узачак.

Кинотасманың иҗат төркеме – «Татаркино» директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов һәм фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров.

Фильмның иҗат түбәндәге рольләрне башкаручыларны сайлап алачак:
Төз гәүдәле спорт яратучы 25-28 яшьлек егет, нәфис гәүдәле 25-28 яшьлек кыз, тулы гәүдәле 40 яшьлек ир,12-13 яшьлек ике яшүсмер егет, 35 яшьлек ханым, 17 яшьлек нәфис гәүдәле җырлый белүче кыз, 20 яшьлек  егет, 65-66 яшьлек ханым, 65-66 яшьлек ир-ат, 12 яшьлек озын толымлы шат йөзле кыз, 35 яшьлек озын толымлы төз буйлы хатын-кыз, 25 яшьлек төз буйлы егет, 18 яшьлек уртача буйлы кыз.

Фильм татар телендә төшерелү сәбәпле, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калабыз.
Башлана: 10:00.
Алдан язылу өчен сылтама: https://docs.google.com/spreadsheets/d/1OdO2V_bKQWNJJtaLgE5Z-5ZqeudUBMPYaPqPYZocGR4/edit?usp=sharing
Тулырак мәгълүматны +79539993675 (Ландыш Гарифуллина) номеры буенча белешә аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*