Композитор Эльмир Низамовны “тотып алу” бер дә җиңел түгел. Чөнки ул әле Парижда, әле Германиядә җырчы дусты Эльмира Кәлимуллина белән концерт бирә, ул арада “Әлиф” спектакле белән Мексикага чыгып китә. Шул арада “Калеб” хәрәкәте оештырган “Безнең җыр” проектында яңа җырлары белән катнаша. Әле шушы ел дәвамында гына Камал театрында сәхнәгә чыккан өч спектакльне (“Мәңгелек буран”, “Бию пәрие”, “Исәнмесез!?”) музыка белән бизәргә өлгерде ул. Хәер, барысын да тәртип белән Эльмирның үзеннән сөйләтик.
– Эльмир, быел җәй айларында Эльмира Кәлимуллина белән Европа шәһәрләрендә гөрләтеп концертларыгызны куйдыгыз. Бу теләсә кайсы татар композиторы һәм җырчысына эләкми. Ничек сезгә бу бәхет елмайды?
– Париж ул кинәт кенә килеп чыкты. Безне, “Әлиф”нең иҗат төркемен, анда Мәдәният министрлыгыбыз спектакльне күрсәтергә җибәрде. Спектакльдә Эльмира да катнаша иде. Бездә икәү бергә концерт бирү идеясе туды һәм бу хакта шәһәребезнең мәдәният идарәсенә тәкъдим белән чыктык. Алар безнең тәкъдимне кабул итте: Парижда зал тапты, афишалар элде, концертыбызга тамашачы җыюны оештырды. Ул Париждагы Рус йорты дип аталган үзәктә үтте. Программабызның яртысы дөнья классикасыннан, калган өлеше милли әсәрләребездән һәм минем иҗаттан гыйбарәт иде. Мин фортепиано партиясен уйнадым, ә Эльмира җырлады. Татарлар елый-елый тыңлады. Концертка руслар, французлар да килгән иде, күршедәге Германия, Австриядән махсус килүчеләр дә булды.
Ә Германиядә без июнь ахырында ике концерт бирдек. Брауншвейг шәһәренә без бер фестивальдә Казан исеменнән чыгыш ясарга барган идек. Милләттәшләребез үтенече белән Лейпциг шәһәрендә үткән гомумевропа Сабан туена туры китереп, тагын бер концерт бирдек. Икесе дә могҗизави атмосферада үтте, дияргә була.
– Мексикада ниләр майтарып йөрдең?
– “Әлиф” спектакле “Алтын битлек” премиясен яулагач, безне күрә, таный башладылар. Мехикода үтә торган заманча бию фестиваленә катнашу өчен гариза җибәргән идек, безне сайлап алдылар. Ә анда бару өчен юл чыгымнарын капларга хөкүмәтебез ярдәм итте. Фестиваль көннәрендә анда яшәү чыгымнарын исә оештыручылар үзенә алды. Безне бик җылы кабул иттеләр. Фестиваль 10 көн бара, һәр көнне кыска гына спектакльләр күрсәтелә. Безнеке исә шактый озын – 1 сәгатьлек. Спектакль аңлаешлы булсын өчен, кыскача гына татар халкы, аның графикасы тарихы, мирасны югалту фаҗигасе турында сөйләргә кирәк иде. Бу эшне испан телендә сукалаган бердәнбер кеше буларак, үз өстемә алырга туры килде. Спектакльне күп илләрдән җыелган тамашачы карады һәм алар эчтәлекне аңлады. Халкыбыз фаҗигасен йөрәкләренә якын алып елаучылар, ахырдан килеп, сораулар бирүчеләр дә булды.
– Ә Италиядә нишләп йөрдең?
– Бу илне мин быел үзем өчен ачтым. Лукка шәһәрендә бөек композитор Пуччини исемендәге фонд бар, мин шул фонд оештырган остаханәдә катнашкан идем, аның шартлары буенча, иң ахырда зур әсәр язып, аны Италиядә яңгырату каралган иде. Мин ул әсәрне яздым, ул бөек биюче Рудольф Нуриевка багышланган “Көзге” дип аталган моно-опера. Шул әсәр Лукка шәһәре сәхнәсендә башкарылды.
– Лондон турында сөйләмәдең әле.
– Мин бу шәһәр белән танышырга гына барган идем, ләкин андагы милләттәшләребез ишетеп алды да, иҗат кичәсе үткәрмичә “котылып” булмады. Лондонда яшәп вафат булган танылган язучы Равил Бохараевның өендә дә кунак булдым.
– Испан телен өйрәнәсең дип беләм.
– Испаниядә ял иткәндә бу телне өйрәнергә кирәк, дигән карарга килгән идем. Казанга кайтуга ук 3 айлык курска язылдым. Азмы-күпме өйрәндем, монда гел аралашырга тырышам.
– Тагын нинди телләрдә сөйләшәсең?
– Татар, рус, инглиз телләрендә яхшы гына сөйләшәм. Туган телнең чисталыгын сакларга тырышам, моңа дусларым бик ярдәм итә. Илгиз Зәйни, Резидә Зәйни, Гүзәл Сәгыйтова, Ренат абый Харислар белән аралашып, ничек инде телеңне камилләштермисең, ди? Кызыгы шунда, чит телләрне өйрәнгән саен, туган телем дә миндә ныгый, көчәя бара.
– Эльмир, синең тормышың әкият кебек: премьералар, чит илләр, алкышлар, дан… Барысы да артык шома, артык рәхәт тормыш бара кебек. Яхшы әсәрләр тусын өчен иҗат кешесе газап чигәргә тиеш түгелмени?..
– Мин сезне аңладым… Әйе, тамашачыга уңышлар һәм алкышлар гына күренә, ә аңа кадәрге, сәхнә артындагы иҗади газаплар, шөбһәләр, проблемалар – айсбергның аскы өлеше… Һәр сәяхәт, һәр гастроль үзе бик күп оештыру мәшәкатьләреннән тора. Яңа әсәрне кичерешләрне кабатламыйча ничек язарга, аны тамашачыга ничек ирештерергә – болар барысы да йөрәгең аша үтә. Инстаграм сәхифәсенә тормышның уңышлы, матур мизгелләрен генә эләсең, ә уңышсызлык, газаплы мизгелләрне үзең генә беләсең. Тик мин барыбер оптимист. 30 яшьтән соң дөньяга карашымны үзгәрттем – һәр мизгелдән ләззәт, шатлык табарга яратам. Аннары соң гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләнгәнгә күрә, авырлыкларны җиңел кичерәм.
– “Калеб” хәрәкәте оештырган “Безнең җыр” проектында яңа әсәрләр иҗат ителдеме?
– Әйе, мин бу проектта бик теләп катнашам. Луиза Янсуар һәм Лилия Гобәйдуллина шигырьләренә ике җыр яздым. “Мин яшим сәхнәдә” (Л.Янсуар) дигәнен Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина, “Мин кайтам Казанга” (Л.Гобәйдуллина) җырын сәләтле яшь җырчы Илнар Миранов башкарачак. Җырларны студиядә яздыру эшләре тәмамлангач, проект кысаларында иҗат ителгән җырлардан концерт оештырылачак.
– Эльмир, синең өчен байлык ул нәрсә?
– Байлык ул – ирек! Син бай булсаң, ярдәм итә аласың – үзеңә дә, башкаларга да. Акча кешене боза, дигән сүз белән килешмим мин: акча кешене бозмый, ул аның чын йөзен ача. Байлык яхшы кешегә тагын да яхшырак булырга, начарга исә яман якларын ачыграк күрсәтергә җай бирә.
– Кодрәтеңнән килсә, татарның бүгенге тормышында нәрсәне үзгәртер идең?
– Бүгеннән музыкаль театрны оештырып җибәрер идем. Үзем дә рәхәтләнеп музыка язар, башкалардан да яздырыр идем, ул театр гөрләп торыр иде! Без гел чит илләргә, андагы матурлыкка ашкынабыз, ә мин чит ил кешеләренең безнең театрга ашкынып килүен телим. Яхшы продюсер үзәкләре ачылып, безнең җырчылар затлы, сыйфатлы музыка башкарсын, яздырсын иде.
Эльмира Сираҗи