tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Tatar сүзе» бәйгесендә катнашучыларга рәхмәт хатлары юллана
«Tatar сүзе» бәйгесендә катнашучыларга рәхмәт хатлары юллана

«Tatar сүзе» бәйгесендә катнашучыларга рәхмәт хатлары юллана

«Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200ен карадылар. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.

Икенче турга узган эшләргә жюриның гомуми утырышында бәя бирәчәкләр һәм финалистларны билгеләячәкләр. Бәйгенең номинацияләре: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр); проза; мәсәл. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия карала. Профессиональ катнашучылар өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы өч премия каралган.
Бәйге адресына язма юллаган һәр катнашучыга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең Рәхмәт хаты юллана. “Катнашучылар арасында ике яшьлек бала да, 87 яшьлек бабай да, профессионал актерлар да бар. Алай гына да түгел, бәйге чит илләргә сибелгән милләттәшләребезнең дә игътибарын җәлеп итте. Нәтиҗәдә, алар өчен аерым номинация булдырылды. Димәк, «Tatar сүзе» безне берләштерде дигән сүз дә бит бу. Әлбәттә милләтне туплау, татар телен үстерү буенча бик күп сөйләргә була. Ләкин мин матур сүз сөйләүгә караганда эшләп күрсәтү яклы», – дип сөйләгән иде “ВТ” газетасына жюри рәисе Айдар Фәйзрахманов.
Бәйгенең тулы Нигезләмәсе, аудио һәм видео мәгълүмат, матбугатта чыккан язмаларга сылтамалар Татар дәүләт филармониясенең рәсми сайтында (TATFIL.RU) «КОНКУРСЛАР» бүлегендә («TATAR СҮЗЕ») урнаштырылган.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*