Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Быел олимпиадада Татарстан Республикасыннан – 220, чит илләр (Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Үзбәкстан) укучылары һәм студентлары – 11 кеше; Россия Федерациясе субъектларының мәгариф оешмалары һәм мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары – 220 кеше, Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары студентлары – 49 кеше катнашты.
ГРАН-ПРИ ияләре:
Әхмәтҗанов Азат, Казахстан Республикасы
Галимова Ләйсән, Башкортстан Республикасы
Кыямов Ихтыяр, Татарстан Республикасы.
Чыганак: tatar-inform