tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теленнән халыкара олимпиадада җиңгән төрек кызы: Хыялым – татарларны күрү иде
Татар теленнән халыкара олимпиадада җиңгән төрек кызы: Хыялым – татарларны күрү иде

Татар теленнән халыкара олимпиадада җиңгән төрек кызы: Хыялым – татарларны күрү иде

Төркиянең Искешәһәр Османгази университеты магистры Гамзә Нур Налбант Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада Гран-прига ия булды. Ул татарларны һәм Казанны күрергә хыялланганын әйтте.

«Казанга килеп, татарларны күрү – иң зур хыялым иде. 2018 – 2019 елларда мин татар телен өйрәнәм дигән карарга килдем, максат куйдым. Ул вакытта кайбер сүзләрне, җөмләләрне аңлый алсам да, сөйләшә алмадым.  Шуның  өчен күбрәк татарча сөйләшергә кирәк булды. Миңа татар дусларым ярдәм итте – алар белән һәркөн аралашып, сөйләшеп, телне камилләштердем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гамзә киләчәктә татар телен туган ягында өйрәтергә хыяллануын әйтте. «Татар телен Төркиядә төрекләргә өйрәтәсем килә. Хәзерге вакытта мин татарларга төрек телен өйрәтергә тырышам. Насыйп булса, ике халыкка да файдам булыр», – дигән теләген әйтте ул.

«Мин мәктәптә укыганда татар җырларын тыңлап, татар теленә гашыйк булдым. Телегез бик матур. Җырларны тыңлаганда «бу да төрки тел бит, нигә аңламыйм икән», – дип күземә яшьләр килә иде. Мәхәббәтем шуннан башланды. Шуннан соң мин үземә төрки телләрне өйрәнергә сүз бирдем. Казах, үзбәк, уйгыр телләрендә дә иркен аралаша, сөйләшә алам», – диде ул.

Гамзә татар мохитенә ияләшер өчен татарча җырлар, подкастлар тыңлавын, татар киноларын каравын сөйләде. «Гореф-гадәтләрегез ошады. Милли киемнәрегез, ризыкларыгыз җәлеп итте. Өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк кебек татар ашларын ошаттым. Токмач ашын да ашап карадым», – диде ул.

“Татар теле – бик матур тел. Шигырь кебек. Аны саклап, буыннан-буынга тапшыру – барыбызның да вазифасы. Шуны онытмыйк: тел яшәгәндә халык яши. Татар халкы мәңге яшәсен”, – диде ул чыгышында.

 

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*