tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә «Туган телем — иркә гөлем» конкурс-фестиваленең гала-концерты узды
Удмуртиядә «Туган телем — иркә гөлем» конкурс-фестиваленең гала-концерты узды

Удмуртиядә «Туган телем — иркә гөлем» конкурс-фестиваленең гала-концерты узды

Удмуртиядә  «Спартак» халык иҗаты йортында республикакүләм «Туган телем — иркә гөлем» конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. Ул — Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә ел саен узучы күркәм фестивальләрнең берсе. Гала-концертта Удмуртиянең Ижау, Сарапул, Можга шәһәрләреннән, Юкамен, Әгерҗе районнарыннан килгән җиңүче балалар катнашты.

“Туган телем — иркә гөлем” регионара конкурс ел саен туган телен яратучы, аны саклаучы, шул телдә сөйләшүче балаларны, әти-әниләрне, укытучыларны җыя. Милләтен, мәдәниятен, телен үстерүгә үзен­нән өлеш керткән балаларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларның киләчәктә дә татар телендә сөйләшүләрен, милләтләрен хөрмәт итүләрен телим”, – диде Милли сәясәт министрлыгы белгече Мальвина Уракбаева сәламләү сүзендә.

Бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган укучылар тарафыннан күпме матур шигырьләр яңгырады?! Алты яшьлек Әминә Четинкайа Гөлфия Исхакованың “Песи белән сөйләшү” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Кечкенә генә кыз каушамады да, сүзләрен дә онытмады. 10 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укучысы Ралина Шәехова ул көнне күз явын алырлык иде. Бәйрәмгә Казан шәһәреннән махсус кайткан Алмаз Бәдертдиновның да шигырен укучылар яратып кабул иттеләр.

“Чулпан” теат­ры (җитәкчесе – Рәфилә Рәсүлева) сәх­нә­ләштергән “Елак батыр” әсәре бәйрәмнең күрке булды. Төп рольләрне хезмәттәшебез Гөлнара Вәлиеваның балалары башкарды. Рус мохитендә үскән балаларга театрда уйнау өчен  татар сүзләрен ятларга, аларны сәнгатьле итеп сөйләргә кирәк . “Спартак” халык иҗаты йортына репетицияләргә шәһәрнең икенче башыннан килү дә зур ихтыяр көче сорый. Гөлнара һәм Рамил Вәлиевләргә “Афәрин!” – дип әйтәсе килә.

Бу конкурста ел саен Әгерҗе районы мәктәпләрендә укучылар актив катнашалар. Быелгы фестивальдә дә байтак кына мактау­лы урыннар алып, сәхнәдә лаеклы чыгыш ясап, таң калдырдылар. Тирсәдән килгән Нурислам Абдуллин фестиваль хакында фикере белән кызыксынгач: “Удмуртиядә татар мохите. Монда миңа бик ошый”, – дип, горур гына җавап бирде.

Бәйрәмгә Казан шәһәрендә нәшер ите­лүче «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларыннан да кунаклар килгән иде. «Сабантуй» журналының бүлек җитәкчесе Рәмилә Уваева укучыларның табышмак­лар, мәкальләр, шигырьләр белүләрен тик­шереп, истәлекле бүләкләр бирде. Удмуртия мәктәпләре укучыларының иҗаты урын алган “Сабантуй” журналын тантаналы рәвештә тапшырды.

“Тукай әйткәнчә, бездә бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. Яз килеп, бөтен дөнья яшәр­гән вакытта “Туган телем — иркә гөлем” конкурс-фестивале уза. Бүген шушы сәхнәдә кечкенәдән алып зурларга кадәр балаларны күрдек. Әминә кебек кызларыбыз зур булып үсеп, Алмаз Бәдертдинов кебек олы сәхнәләрдән чыгыш ясарлык булып үсәрләр дип өметләнәбез.
Ел саен конкурс берничә номинациядә уза. Быел иншалар номинациясенә юлланган эшләрнең тирән эчтәлекле булуы безне сокландырды. Темаларны ача белгәнсез. Моның өчен укучыларга да, укытучыларга да бик зур рәхмәт”, – диде Рәмзия Габбасова.

«Салават күпере» журналы мөхәррире Алсу Нәбиева: «Бәйрәм бик ошады. Удмуртиядә татар телен саклап калу, үстерү, аны өйрәнү өчен балаларда кызыксыну уяту өстендә зур эш алып барылуын күрдек. Без башка төбәкләрдә булган вакытта да балалар белән эшләүгә игътибар итәбез. Бирегә җыелган балаларның күплеге, бәйгедә катнашучыларның яхшы чыгыш ясаулары сөендерде», – диде.

Тамаша ахырында Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе балаларга сабын куыклы интерактив шоу һәм һәрбер балага туңдырма бүләк итте. Бу көн һәр баланың күңелендә озак сакланыр, киләсе елда конкурста катнашучылар тагын да артыр.

Рилия Закирова

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*