tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Татар милли киеменең бөтен матурлыгын, нәзакәтен пумала белән киндергә сурәт төшереп кенә җиткереп буламы? Ул алынса, була икән. Татар хатын-кызының кабатланмас йөз чалымнарын да үзенә генә хас төгәллек белән сурәтли Әнвәр Сәйфетдинов.

Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Дастан» арт-төркеменә нигез салучы останың «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үзенчәлекле күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә татар костюмнарын торгызу эшен башкара торган Millihasite проекты белән берлектә иҗат ителгән картиналар сериясеннән гыйбарәт. «Мин гомерем буе татар халкының XIX гасырга караган искиткеч костюмнарын үз сурәтләремдә чагылдыру турында хыялландым», – ди рәссам үзе.

Күргәзмәнең идея авторы һәм оештыручысы — Алия Фәттахова. Картиналарда да ул сурәтләнгән. «Рәссамны илһамландырасым, үсендерәсем килде. Кызганыч, аларга бүген игътибар җитми», — ди Алия.

Картиналарда сурәтләнгән костюмнарны Millihasite дизайнерлары теккән. Надежда Шәйхисламова сүзләренчә, татар костюмы элементларга гаять бай. «Бу коллекциягә караган киемнәрне исә XIX гасырда яшәгән бай хатын-кызлар тектергән була. Шуңа да аларның тукымалары бик сыйфатлы, ерактан кайтартылган булса кирәк. Костюмнарга кыйммәтле ташларны да кызганмаганнар. Моннан тыш, костюмнар хатын-кызның яшенә карап та аерылган. Әлеге чорны ныклап өйрәнгәннәр соң, хәлле гаиләләр кием-салым өчен шактый акча чыгарган дигән нәтиҗәгә килдек», – диде ул, костюмнар белән таныштырып. Надежда ханым мондый күргәзмәләрнең башка беркайда булмавына да басым ясады. «Биредә картиналар белән генә түгел, шул картиналарда сурәтләнгән образлар белән дә танышып була, төп үзенчәлеге шул», – диде ул.

Шушы костюмнарның матурлыгын, байлыгын, үзенчәлекләрен түкми-чәчми  сурәтләгән Әнвәр Сәйфетдинов татар халык киемнәрендә бәһасез байлык тапкан. «Мин бу эшемне дәвам иттерергә телим, чөнки үземнән соң мәдәни капитал калдырасым килә. Әгәр бүген тәкъдим ителгән картиналарга озаграк карап торсагыз, андагы детальләрнең күплегенә шаккатачаксыз. Татар костюмы шул ягы белән үзенчәлекле ул. Аларны сурәткә төшерү бер дә җиңел булмады», – ди ул.

Әнвәр Сәйфетдинов үз әсәрләрендә татар халкының табигать, җир белән  элемтәсенә игътибар итә. Бу күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналарда да татар халык киемнәрендә табигатьтәге бизәкләрнең чагылыш табуын күрергә мөмкин. Алай гына да түгел, картиналарга карауга, нинди фасыл, көннең нинди вакыты сурәтләнүен дә шундук аңларга була. Рәссам сүзләренчә, фондагы табигать күренешләре костюмнарның «характер»ын ачар өчен кирәк.

Күргәзмәне Татарстанның Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев та югары бәяләде. «Әнвәрнең Татарстанның рәсем сәнгатенә керткән өлеше  бәяләп бетергесез. Бүгенге күргәзмә моны кабат раслады», – диде ул.

Танылган сәнгать белгече Розалина Шаһиева исә Әнвәр әфәнденең сурәтләрен «моңлы» дип атады: «Без, гадәттә, бу төшенчәне җыр сәнгатенә карата кулланабыз, татар халык җырларының кабатланмас моңы бар, дибез. Ә менә Әнвәр шушы моңны картиналарында да сурәтли алган. Әйе, могҗиза бу!»

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*