tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында Ифтар ашы узды
Казан кооператив институтында Ифтар ашы узды

Казан кооператив институтында Ифтар ашы узды

22 апрельдә Казан кооператив институты Ифтар ашы үткәрде. Мәҗлескә татар зыялылары, телевидения ветераннары, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте үсешенә өлеш керткән дин, сәнгать, мәдәният әһелләре, хезмәт ветераннары чакырылган иде. Шулай ук, Казан кооператив институты педагоглары, вәкилләре, гомүмән 80 кеше Ифтар мәҗлесендә катнашты.
Россия кооперация университеты ректоры, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Нәбиева һәркемне сәламләп, мәҗлесне ачып җибәрде.
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин вәгазьләр сөйләде. Коръән сүрәләрен яңгыратты. Әлки, Арча районы имамнары да килгән иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казанның Абдулла Алиш исемендәге гимназия директоры Рәхимә Арсланова, абруйлы шәхесләребез Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Тагиров, танылган галимә Лена ханым Гайнанова, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев, Татарстанның атказанган врачы Ирек Билалов,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Наккаш, халык артистларыбыз, Әсхәт Хисмәтов, Венера Ганиева, Мирсәет Сөнгатуллин, Резидә Төхфәтуллина, Нуретдин Нәҗмиев.Кыргызстаннан Рөстәм Салихжонович, Татарстанның атказанган артистлары – Лилия Ләйсән Мәхмүтовалар. Әлфия Авзалова кызы Зөлфия ханым, шагыйрә Әлфирә Гайнуллина, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, шигъри җанлы Илдар Миңгәрәев,татар теле укытучысы Гөлсинә Садыйкова, гомүмән һәркем чын йөрәктән чыккан фикерләрен җиткерде. Мөнәҗәтләр, халык әсәрләре яңгырады.
Татарстан телевидениясе ветераннары, Эльмира Хамматова,Лия Заһидуллина, Флера Бикмурзина, Лилия Нигъматова, Дания Гаязова, Наилә Яхина, Әнәс Хәсәнов, Индус Сирматов, Хәбир Ибраһимов, хәйрия эшләрендә һәрчак иң беренчеләрдән булып катнашучы Илфат Фәйзрахманов, танылган блогер Фәгыйлә Гатупова, танылган журналист Альфред Мөхәммәтрәхимов катнашып оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Мәҗлестә бүгенге көндә телевидениядә хезмәт итүчеләр, Рамилә Сәхәбетдинова, Данил, Гөлназ Гыйниятовлар, Илдар Кыямов, Илдар Сафиуллин, Фәйрүзә Мәҗитова, Фәннур Хәсәнов килгән иде.
Татар халкы юкка гына “Бер очрашу – үзе бер гомер” дип әйтми. Очрашып-күрешүләр, фикер алышулар, фотосүрәткә төшүләр һәркемнең күңелендә озак сакланыр.

 

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*