tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар төбәкчеләре Оренбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды
Татар төбәкчеләре Оренбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды

Татар төбәкчеләре Оренбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды

Россиянең төрле төбәкләреннән IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумына килгән татар төбәкчеләре Оренбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салды.

Һәйкәл шәһәр үзәгендә, «Топольләр» паркы каршында, «Кәрван-сарай» янәшәсендә урнашкан.

«Без Муса Җәлилгә карап, башка бабаларыбызның да каһарманлыгын искә алабыз. Зиннур Шакиров, Шәүкәт Рахманкулов, Мансур Сәгъдиев, Рамил Зәбиров, Мәдинә Рәхимкулова кебек шәхесләр шушы туфракта изге эшләр эшләгән, милләт өчен акчаларын, вакытын кызганмады. Оренбург – ул 42 мең татарны туплаган шәһәр. Алар читтән килгән түгел, ә шушы төбәктә туган кешеләр», – диде Оренбургның “Туган тел” оешмасы рәисе урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Нур Хөсәенов.

Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов Җәлилчеләрнең батырлыгын, «Идел-Урал» легионерларының партизаннар ягына күчүен искә алды.

«Милләтне бөек шәхесләр күтәрә. Татарда андый шәхесләр күп. Аларның бөтен дөньяга танылган иң күренеклеләре – Габдулла Тукай белән Муса Җәлил. Муса Җәлилнең каһарманлыгы «Моабит дәфтәре» җыентыгы белән генә чикләнми. Җәлилчеләрнең башлары Гитлер Германиясенә зур зыян салганы өчен киселә», – диде Альберт Борһанов.

Өч этаптан торган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумының икенче өлеше 28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Оренбург өлкәсендә дәвам итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*