tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтебез – хөрмәттә
Хезмәтебез – хөрмәттә

Хезмәтебез – хөрмәттә

Агымдагы атна башында Казанга барып, Бөтендөнья татар конгрессының “Туган як” газетасына махсус алынган кыйммәтле һәм бик тә кирәкле булган бүләген – А3 форматтагы күпфункцияле принтер алып кайттык.
Безне БТКның матбугат бүлеге хезмәткәре, яшь шагыйрь Булат Ибраһимов, шушы дөньякүләм оешманың Башкарма комитеты җитәкчсе Данис Шакиров һәм әлеге конгресс каршында эшләп киләгән Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова бик җылы каршы алдылар.
Ә милләтебез файдасына куйган дәвамлы олы хезмәтебез өчен ихластан рәхмәтләр белдереп, җылы теләкләр әйтеп, уңышлар теләп, искитмәле бүләкне безгә Данис Фәнис улы тапшырды.
“Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, БТКның Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз  улы Шәйхразыев агымдагы елның июнендә Нижгар төбәгенең кайбер татар авылларына кылган танышып-белү визиты барышында, Сергач шәһәрендә урнашкан “Туган як” газетасы редакциясенең эшчәнлеге белән дә танышып чыккан иде һәм шушы иҗади коллективның туган телебезне, милли мәдәниятебезне, рухи гореф-гадәтләребезне саклап үстерүгә керткән, чал тарихыбызны барлауга куйган фидакарь хезмәтен, татар халкын берләштерүдәге ролен югары бәяләп, “Туган як” газетасына кыйммәтле бүләк булдыру турында күрсәтмә бирде. Без менә бу бүләкне махсус заказ буенча алдык һәм аны бүген чын күңелдән сезгә тапшырабыз. Газиз халкыбыз файдасына куеп килгән игелекле хезмәтегездә хәерле-бәрәкәтьле эшчәнлек алып барырга ул бер форсат булсын”, – дигән теләк белән йомгаклады тәбрикләү сүзен Данис Шакиров.
ИншаАллаһ, шулай була күрсен иде. Бөтендөнья татар конгрессына, шәхсән аның җитәкчесе Васил Габделгаязовичка хезмәтебезгә тиешле бәя биргәне, саллы принтер белән бүләкләгәне өчен олы рәхмәт белдерәбез һәм туган телебез сагында хәлебездән килгән кадәр нык торуыбызны ышандырабыз.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ,
Нижгар татарларының “Туган як” газетасы баш редакторы.
Сергач.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*