tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарча диктант» акциясе Сызраньда 27 ноябрьдә була
«Татарча диктант» акциясе Сызраньда 27 ноябрьдә була

«Татарча диктант» акциясе Сызраньда 27 ноябрьдә була

27 ноябрьдә, якшәмбе көнне, Сызрань шәһәренең М.Б.Корниенко исемендәге китапханәсендә (Гагарин пр., 99А) «Татарча диктант-2022» акциясе узачак. Чара көндезге сәгать икедә башлана, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.

Диктант инде җиденче тапкыр үткәрелә һәм бер үк вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә уза. Теләге булганнар Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушыла ала. Катнашу бушлай. Яше, татар телен белү дәрәҗәсе буенча чикләүләр юк. Һәр катнашучы сертификат алачак.

«Татарча диктант-2022» акциясендә катнашу өчен 8-927-776-25-09 телефоны аша язылырга мөмкин, диелә хәбәрдә

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*