tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” өчен текст авторлары билгеле
“Татарча диктант” өчен текст авторлары билгеле

“Татарча диктант” өчен текст авторлары билгеле

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе узачак. Әлеге чарада һәр теләгән кеше катнаша ала.

Быел “Татарча диктант” сигезенче тапкыр оештырыла. Ул –хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2022 елда “Татарча диктант” акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашты. Диктантны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язды.

Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — тележурналист, актер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, чит илләр өчен Театр һәм кино артисты, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин укыячак.

Текстларга килгәндә, Татарстанда яшәүчеләр – Рөстәм Галиуллинның “Таҗеддин Ялчыгол” әсәреннән өзек (“Васыять” исемле җыентыгыннан), Россия төбәкләрендә – Марсель Галиевның “Тимә, яшәсен!” әсәреннән өзек, ә чит илләрдә гомер итүче татарлар – Фоат Садриевның “Туган җир” әсәреннән өзек язачак.

Диктантны кәгазьдә яки турыдан-туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта “катнашучы” буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килергә кирәк. Мәйданчыкны табу өчен diktant.tatar сайтындагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*