tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Табибә истәлегенә мемориал такта куелды
Табибә истәлегенә мемориал такта куелды

Табибә истәлегенә мемориал такта куелды

РФнең атказанган табибәсе, Тубыл шәһәренең атказанган гражданы Фәүрия Шәрипова күп еллар шәһәр Думасы депутаты, шәһәр татар милли–мәдәни автономиясе рәисе вазыйфасын башкарды. Күренекле шәхеснең якты истәлегенә 3 нче өлкә хастаханәсенең өлкәннәр поликлиникасы бинасы фасадына мемориал такта куелу тантанасына төрле милләт вәкилләре җыелды. Әлеге тантанада хөрмәткә лаеклы Фәүрия Мөхәммәтҗан кызын бер минут тынлык белән искә алдылар, истәлек тактасы янына чәчәкләр салдылар. Мемориал тактаны Дмитрий Бойко һәм Тәнзилә Сәитова ачтылар.

Мөһим вакыйгада шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, 3 нче өлкә хастаханәсенең баш табибы Дмитрий Бойко, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин Фәүрия Шәрипованы җылы сүзләр белән искә алып, якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәрхүмәнең якын туганы Тәнзилә Сеитова мемориал такта куйдыруда зур тырышлык күрсәткән барлык якташларына, шәһәр Думасына, хастаханәнең баш табибы Дмитрий Бойкога рәхмәтләрен белдерде. Чарада шәһәр себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, “Ак калфак” шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, ветераннар советыннан вәкилләр катнаштылар. Тубылда балаларның сәламәтлеген саклау үсешенә зур өлеш керткән, ихлас күңеле белән һәркемгә ярдәмгә килгән Фәүрия Мөхәммәтҗан кызының рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Бу игелекле эшнең башында торучы шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитинга, Рәхилә Тагильбаевага, Нәсимә Кормановага, Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләр белдереп, эшләрендә уңышлар телик.

Римма УМИТБАЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*