tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта «Татарча диктант» акциясе узачак
Санкт-Петербургта «Татарча диктант» акциясе узачак

Санкт-Петербургта «Татарча диктант» акциясе узачак

13-15 октябрь көннәрендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем тикшерү акциясе узачак. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Быел бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр уза. Бүгенге көндә «Татарча диктант» – Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе. 2022 елда акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче ватандашларыбыз катнашында узды.

Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында трансляцияләнәчәк.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәни үзәгендә 15 октябрь көнне 12:00 сәгатьтә акциядә катнашырга теләүчеләрне көтәләр.

Адресы: Чайковский урамы, 24 йорт (6 кат). Куратор Рәшитова Фирая Илгизәр кызы, Санкт-Петербург татар мәдәни үзәге татар теле укытучысы, тел. +7(911)255-52-26.

Шулай ук Санкт-Петербургта диктант Ленинград өлкәсе Дуслык йорты каршындагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музеенда һәм «Мирас» татар мәдәни үзәгендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*