tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарча комикслар» китабы авторлары комикс ясый белүчеләрне эзли
«Татарча комикслар» китабы авторлары комикс ясый белүчеләрне эзли

«Татарча комикслар» китабы авторлары комикс ясый белүчеләрне эзли

«Татарча комикслар» китабы авторлары – Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова комикс ясый белә торган рәссамнар эзли.

Узган ел Казан тарихы белән бәйле легенда, герой, персонажлар турында 19 авторның хикәяләреннән торган «Татарча комикслар» китабын чыгарган идек. Быел без дүрт хатын – кыз турында яңа җыентык чыгарырга җыенабыз. Болар: беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова, татар хатын-кызлары арасыннан бердәнбер Советлар Союзы Герое, очучы Мәгүбә Сыртланова, беренче татар хатын-кыз математигы Сара Шәкулова», – диде Рәдиф Кашапов «Татар-информ»га

Китап А5 форматлы һәм 80 битле була. «Эш түләнә. Без рәсемнәргә текстларны үзебез язабыз, шуңа күрә татар телен белү мәҗбүри түгел. Вакытны истә тотып, тарихи материалларны өйрәнергә, нәшриятлар белән тыгыз эшләргә әзер булган кешеләрне көтәбез. Гаризаларны 14 августка кадәр сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. 16 августта без җиңүчеләрне игълан итәчәкбез һәм эшкә керешәчәкбез», – диде ул.

  • Проект Казан мэриясе ярдәме белән «Үз телем» грантына эшләнә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*