tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарга бу мөмкинлек кабат бирелмәскә мөмкин
Татарга бу мөмкинлек кабат бирелмәскә мөмкин

Татарга бу мөмкинлек кабат бирелмәскә мөмкин

                                                                           Кем МИН –

                                                                                                    ТАТАР булмагач  

                                                                                                                  (АРЧА)

Татар җәмәгатьчелеге Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүдә катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тиеш.

Агымдагы елның 16 гыйнварында бөек Тукаебызның туган төбәге – Арчада Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәүге тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Татарстанның Мамадыш, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан килгән вәкилләрне Арчага җыйнап, беренче тапкыр татар милләтенең киләчәк юлларын билгели торган документның нигезләрен нәкъ менә Арчада тәкъдим итү очраклы түгел, дип утырышны ачып җибәрде Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Арча яклары милләтебезгә олуг шәхесләр үстергән данлыклы төбәк. Татар халкының үсеш стратегиясе дә “МИН ТАТАР” дип горурланып әйтә алырлык киләчәк буын үстерү, тәрбияләү, татар милли мохитен булдыру һәм үстерү, милләтнең олуг шәхесләрен тәрбияләү максатына йөз тотып языла. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышында:

“Бу документны әзерләүдә һәрбер татар кешесе катнашырга тиеш. Документны «без» дип, балаларым, оныкларым хакына татар булып каласым килә, дип йөрәк аша уздырып языйк»,- дип һәрбер татарны берләшеп эшләргә чакырды.

26 биттән торган һәм слайдлар рәвешендә күрсәтелгән милләт үсеш юлларын күрсәтә торган документ эскизы белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина таныштырып узды. Аның сүзләренә караганда, документның әлеге нөсхәсе “Без кая барабыз?” соравына җавап эзли. Бу җавапларны объектив күзаллау өчен киң татар җәмәгатьчелеген фикерен ишетү һәм стратегик документка теркәү, алар нәтиҗәсендә “юл картасын” булдыру бик мөһим, дип саный Татар халкының үсеш стратегиясен язу буенча эшче төркем әгъзасы Дания Заһидуллина.

«Без – татар халкы бүгенге көндә җитди һәм җаваплы көннәрне кичерәбез. Иң кирәкле, иң авыр вакытта татар мохитен саклап калу турында уйланабыз. Татар халкының үсеш юлларын билгеләгән документны яза башлау татарның милләт булып өлгергәнлеген белдерә. Әлегә тәкьдим ителгән нөсхә бары тик эскиз, уйланулар гына: һәр татар кешесе аны камилләштерүдә үз тәкьдимен кертә ала», — дип белдерде эшче төркем әгьзасы Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихын өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

Тарихчы, галим сүзләренә караганда, элегрәк шәһәрдә яшәүче татар балаларын авылга әби-бабасы янына кайтарып, бер җәй эчендә татар мохитендә тәрбияләнгән, татарча сөйләшә торган балалар үстереп була иде . Бүгенге көндә әлеге күренеш юкка чыгып бара, бу модель , татар авыллары, татар мохите модельләре җимерелә. Стратегик документ кабул итү өмет хисләре уята. Бүген безгә зур мөмкинлек бирелде, битараф булмыйк, дип билгеләп узды ул.

Утырышта милли мәгариф системасын торгызу мәсьәләсен күтәрү берничә тапкыр яңгырады. Әлеге тәкъдимне  КФУ каршында эшләүче Ш.Мәрҗани исемендәге икенче санлы татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина да җиткерде. Аның фикеренчә, татарга милләт буларак үсеп китү өчен, барлык фәннәр дә татар телендә генә укытыла торган мәктәпләр кирәк. Стратегик документ язу мөмкинлеге бүтән бирелмәскә мөмкин, без шуннан файдаланып калырга тиеш, дип искәрттеп узды ул.

Бүгенге очрашу әлеге мәсьәләгә кагылган тәүге очрашу буларак үтсә дә, ул соңгысы булмаячак, диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. Милли Шура катнашында 30 август көнне – ТАССРның 100 еллыгы алдыннан кабул ителәчәк документның проект өлешенә чыгу 15 июньгә – Изге Болгар җыенына билгеләнгән. Әлеге вакытка кадәр документ эскизына халыктан тәкъдимнәр җыелачак. Бу максаттан эшче төркем гыйнвар аенда Татарстан районнарында, февраль-март айларында Россия төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар уздырырга җыена. Киләсе утырыш 18 гынварда Норлат районында үтәчәк.

Искәртеп үтәбез, Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында – tatar-congress.org урнаштырылган.  Тәкъдимнәр 

+7 (843) 236-59-16 телефон номеры аша һәм

[email protected] электрон почтасы аша кабул ителә.

 

Алена НИЗАМОВА

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*