tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар” газетасына язылыгыз!
“Татарлар” газетасына язылыгыз!

“Татарлар” газетасына язылыгыз!

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Конгрессның Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләре белән очрашты. Әңгәмә барышында сүз “Татарлар” газетасына язылу кампаниясе турында да барды.

Илебезнең төрле почмакларына сибелеп яшәгән татар халкының бүгенге тормышын, яшәешен, көнкүрешен, буыннардан-буыннарга күчеп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын газета даими яктыртып бара.

2019 елның гыйнвар аеннан башлап газета айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан рәсми рәвештә “Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.

Татарстан буенча газетаның индексы – П2359.
Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*