tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар” газетасының июль саны дөнья күрде
“Татарлар” газетасының июль саны дөнья күрде

“Татарлар” газетасының июль саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының июль саны дөнья күрде. Җәй айларында тырыш халкыбыз милләтебезнең йөзек кашы булган Сабантуй бәйрәмнәрен уздыра. Басманың әлеге санында укучыларыбыз Нижневартовск шәһәрендә узган Федераль сабантуй, шулай ук Кемерово шәһәрендә тәүге тапкыр оештырылган Халыкара шахтерлар сабан туе турында мәкаләләр, танылган көрәшчеләр Раил Нургалиев, Муса Галләмов һәм Булат Мусинның билбау көрәше турында уй-фикерләре белән таныша алалар.

Даими рубрикаларыбызда Самара һәм Түбән Новгород өлкәләреннән, Мәскәү шәһәреннән, Татарстанның Яңа Чишмә, Балтач районнарыннан килгән язмалар да урын алды, шулай ук  “Татарлар: гамәл стратегиясе” турында Россия регионнарындагы милләттәшләребезнең фикерләре дә туплап бирелде

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.  Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*