tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан чаңгычылары Хакасиядә җиде медаль отты
Татарстан чаңгычылары Хакасиядә җиде медаль отты

Татарстан чаңгычылары Хакасиядә җиде медаль отты

Хакасиядәге Вершина Тея бистәсендә чаңгы узышлары буенча «Хакасия кубогы» ярышлары тәмамланды. Әлеге ярыш Халыкара чаңгы спорты федерациясенең (ФИС) Континенталь Кубогының икенче этабы да булып тора.

Ярышларның соңгы көнендә хатын-кызлар арасында 10 чакрымлык классик узыш булды. Татарстаннан халыкара класслы спорт мастеры Алия Икъсанова финишка өченче булып килде.

«Хакасия кубогы» ярышларында Татарстан спортчылары 2 алтын, 3 көмеш, 2 бронза медаль яулады. Хәзер спортчылар Россия Кубогының 2 этабында катнашу өчен Чусовой шәһәренә (Пермь крае) юл тотты.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*